Авыл имамнары квалификация күтәрә

Авыл имамнары квалификация күтәрә

(Казан, 14 март, "Татар-информ", Илисә Ганиева). Бүген Чаллыда "Ак мәчет" базасында Зәй һәм Алабуга районнарының авыл мәчетләренең 15 имамы өчен квалификация күтәрү курслары башлана.

Имамнар атна дәвамында ислам традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен, халык һәм балалар белән эшләү методларын өйрәнәчәк, вәгазьләр укуда камилләшәчәк, "түгәрәк өстәл"дә дингә җәлеп итү мәсьәләләре буенча фикер алышачак. Имам Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев сүзләренчә, "Ак мәчет" мондый курсларны үз инициативасы буенча 6нчы ел үткәрә. Узган ел ул мөселманнарның Диния нәзарәте карары буенча авыл мәчетләре имамнарының квалификациясен күтәрү институты рәсми статусын алган. Бу ел башында биредә Татарстан һәм күрше республикалардан 80нән артык имам белем эстәгән.