^Хаҗ сәфәренә барырга теләүчеләр арта

^Хаҗ сәфәренә барырга теләүчеләр арта

(Уфа, 14 февраль, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Уфадагы «Ихлас» мәчетендә узган җомгада зур җыен булып үтте. Имам-хатыйп Мөхәммәт хәзрәт Галләм әйтүенчә, бу елда «Ихлас» мәчете аша гына да, Хаҗ сәфәренә барырга теләк белдереп, бүгеннән үк инде 161 кеше мөрәҗәгать иткән.

Бирегә шушы мәчет имам-хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт Галләмнең оештыру хәстәрлеге белән Хаҗ сәфәренә барып кайткан 55 кеше килгән иде. Бу очрашуга шулай ук Казаннан шушы сәфәрне оештыруны үз өстенә алган «Идел хаҗ» дип аталган ширкәт вәкилләре дә килде. Сөйләшүдә хаҗилар шушы изге сәфәрдән алган онытылмаслык тәэссоратлары белән уртаклашты. Хаҗилар арасында бу юлы хатын-кызлар да егермедән артык булган. Изге сәфәргә баручыларның яшьләре дә унсигездән алып сиксәнгә кадәр аралыкта. Кайбер дин кардәшләребез бу юлы Хаҗ гамәлен инде икенче һәм өченче кат та кылган икән.

Туган якларыбызга исән-сау әйләнеп кайткан хаҗиларны Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Нурмөхәммәт хәзрәт Нигъмәтуллин ихлас котлады һәм бу мактаулы сәфәрнең күп саваплар белән әйләнеп кайтуын теләде.

Әлеге җылы очрашуда хаҗилар киләчәктә изге сәфәрне тагын да күркәмрәк һәм җайлырак оештыру җәһәтеннән үзләренең эшлекле һәм файдалы тәкъдимнәрен һәм