Саратов мөселманнары кече хаҗ кылды

Хаҗилар өчен бай программа әзерләнгән. Мөселманнар көн саен ән-Нур тавында һәм Хира мәгарәсендә, Гарәфәт тавында, Мина үзәнендә һ.б. урыннарда була.

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Шушы көннәрдә Саратов өлкәсеннән бер төркем мөселман гомрә (кече хаҗ) йолаларын үтәү өчен Согуд Гарәбстанының Мәккә шәһәренә килде.

Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 32 кешедән торган хаҗилар төркемен Саратов өлкәсе мөфтие Мөкаддәс хәзрәт Бибарсов җитәкли.

10 гыйнварда алар гомрәнең барлык йолаларын да үтәде. Әлеге йолаларга ихрам халәтенә керү, тәваф (Кәгъбә тирәли әйләнү), сай (Сафа һәм Мәрвә таулары арасында йөрү), чәч кырку кебек йолалар керә.

Саратов өлкәсе мөфтие урынбасары, Хаҗ комиссиясе җитәкчесе Ильяс хаҗи Богатырев сүзләренчә, хаҗилар өчен бай программа әзерләнгән. Мөселманнар көн саен ән-Нур тавында һәм Хира мәгарәсендә, Гарәфәт тавында, Мина үзәнендә һ.б. урыннарда була.

Мөфти урынбасары, Саратов өлкәсе районнарында агарту эшләре департаменты җитәкчесе Абдулхәким хәзрәт Яфаров көн саен лекция укый.

Саратов хаҗилары үзләренең төп вакытын әл-Хәрам мәчетендә үткәрә. Биредә намаз укыйлар һәм тәваф кылалар.

Тиздән Саратов мөселманнары Мәдинә шәһәренә юл тотачак. Биредә алар Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.с.) мәчетендә һәм тарихи урыннарда булачак.