Ренат Әюпов һәм Ләбиб Лерон «Әл-Фәхр» ордены белән бүләкләнде

Мөфти шәех Равил Гайнетдин Россия мөселманнарының иң югары бүләген тапшырды.

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Мөфти шәех Равил Гайнетдин татар мәдәнияте һәм сәнгате эшлеклеләрен «Әл-Фәхр» ордены белән бүләкләде, дип хәбәр ителә Россия Мөфтиләр шурасы сайтында.

Бүген «Россия исламы: Россия мөселманнарының күп гасырлык тәҗрибәсен аңлау» темасына «Шиһабетдин Мәрҗани укулары» VII бөтенроссия конференциясе пленар утырышы узды. Аның кысаларында Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин татар мәдәнияте һәм сәнгате эшлеклеләрен Россия мөселманнарының иң югары бүләге - «Әл-Фәхр» ордены белән бүләкләде. 

Мөфти Гайнетдин кулыннан «татар халкына лаеклы иҗади хезмәт итүе, милли сәнгатьне үстерүгә, үсеп килүче буынны патриотизм рухында тәрбияләү эшенә зур өлеш кертүе өчен» «Әл-Фәхр орденын Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының баш режиссеры Ренат Әюпов алды.

Шулай ук «Әл-Фәхр» ордены белән татар әдәбиятын, тарихын һәм мәдәни мирасны өйрәнү һәм популярлаштыруга зур өлеш кертүе, рухи традицияләргә тугрылык һәм 60 яшь тулу уңаеннан шагыйрь, «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон бүләкләнде.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, «Шиһабетдин Мәрҗани укулары» яңа 2022 елда - Россия халыкларының мәдәни мирасы һәм Идел буе Болгарстаны халыклары тарафыннан Ислам динен рәсми рәвештә кабул итүгә 1100 ел тулуны дәүләт күләмендә бәйрәм итү елында Россия мөселманнарының беренче фәнни чарасы.