«Хозур» нәшрият йорты «Фазаилеш-шөһүр яки саваплы гамәлләр» китабын нәшер итте

Әлеге китапта пәйгамбәрләр, сәхабәләр һәм әүлиялар тормышыннан алынган кыска кыйссалар, хикәятләр урын алган.

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты Җәмалетдин Бикташиның «Фазаилеш-шөһүр яки саваплы гамәлләр» китабын нәшер итте. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Фазаилеш-шөһүр» — дини һәм әхлакый рухта булган китап. Әлеге китапта пәйгамбәрләр, сәхабәләр һәм әүлиялар тормышыннан алынган кыска кыйссалар, хикәятләр, пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең тормыш юлыннан вакыйгалар белән беррәттән мөбарәк айларның, көннәрнең фазыйләтләре, дини гыйбарәләрнең үзенчәлекләре һәм саваплары хакында да бәян ителә.

Китапны «Хозур» нәшрият йорты кибетләрендә сатып алырга һәм дистанцион рәвештә дә заказ бирергә мөмкин.