«Мөслимә» газетасына –10 ел

Ай саен чыгып килгән «Мөслимә» газетасына һәм шул ук исемдәге хатын-кызлар иҗтимагый оешмасына 10 ел тулды
(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда чыгып килгән «Мөслимә» газетасына бу көннәрдә 10 ел тулды. Газетаның баш мөхәррире һәм «Мөслимә» оешмасының рәисе Әлмирә Әдиятуллинаның ислам сайтларына хәбәр итүенчә, газетаның 120 нче юбилей саны яңа ел алдыннан ук төсле форматта һәм 8 битлек итеп нәшер ителгән булган.
«Мөслимә» газетасы ул – Россиядә мөселман хатын-кызлары өчен татар һәм рус телләрендәге бердәнбер газета. Газета 1998 елда басыла башлый. Моңа кадәр 1997 елның декабрендә «Иман» газетасына кушымта рәвешендә аның ике саны нәшер ителгән булган.
Газета битләрендә төп игътибар хәзерге җәмгыятьнең әхлакый тазалыгы, рухи байлыгына һәм яшь буынны дини яктан тәрбияләүгә бирелә. Авторлар мәкаләләрендә Россия өммәсенә очраган үткен һәм актуаль проблемалар күтәрелә.