Башкортстан мөселманнары Зәм-зәм җомгасында катнашты

“Зәм-зәм җомгасы” дип аталган чараларда Хаҗ сәфәрендә йөреп кайткан дин кардәшләр килгән иде
(Уфа, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Фәнис Фәтхи). Бу чараларда бергәләп җомга намазын укыганнан соң, хаҗилар изге сәфәрдән алып кайткан зәм-зәм суларыннан авыз итте, мәчетләргә килүче һәммә кешене дә сыйлады.
Уфадагы “Ихлас” мәчетендә үткән Зәм-зәм җомгасы мәҗлесенә дә йөзләрчә кеше килгән иде. Анда да быел Хаҗга барганнар да, узган елларда анда булганнар да җыелды. Быел “Ихлас” мәчете аша “Идел хаҗ” ширкәте ярәме белән 200гә якын кеше Хаҗ сәфәренә барып кайтты. “Зәм-зәм җомгасында” аларның һәрберсе үзләренең шушы сәфәрдән алган тәэссоратлары белән уртаклашты, юлда һәм Мәккә белән Мәдинә шәһәрләрендә булган хәлләр хакында сөйләде.
“Ихлас” мәчетенә килүчеләр, бергәләп җомга намазын укыганнан соң, чәй мәҗлесенә җыелды. Анда һәммә кеше – Хаҗга барганнары да, бара алмаганнар да озын юллар аша Уфага кайтып җиткән шифалы, сихәтле зәм-зәм суыннан авыз итә алды. Әлеге мәҗлес вакытында мәчетнең имам-хатибы Мөхәммәт хәзрәт Галләм быелгы сәфәрнең аеруча уңышлы һәм бәла-казаларсыз үтүенә шатлыгын белдерде.
“Ихлас” мәчетендәге кебек үк Зәм-зәм җомгалары Уфаның Тукай урамындагы иң борынгы Җәмигъ мәчетендә, “Ләлә-Тюльпан”, “Хәмзә” мәчетләрендә дә үтте. “Хәмзә” мәчете имам-хатибы Хәмзә хәзрәт Галләм быел Хаҗ сәфәренә бишенче тапкыр баруын әйтеп, әле моның да соңгысы булмаячагын белдерде.