“Юлдан язмыйк, адашмыйк, җәмәгать!”

Казан мәчетләрендәге бүген узган җомга вәгазендә “Хизбүт-тәхрир”челәрнең каршылыклы дини агым икәнлеген кабат аңлаттылар

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ», Сөләйман Нәҗмиев). Бүген Казан мөхтәсибәтенә караган барлык мәчетләрдә дә җомга намазында имамнар, мөселманнарга “Адашучылардан булмыйк”дип мөрәҗәгать иттеләр. Әл-Мәрҗәни мәчетендә узган намазда имам Әнсар хәзрәт, үз вәгазендә, соңгы елларда Россиядә барлыкка килгән каршылыклы, күп фетнәләргә сәбәпче булган дини хәрәкәт - “Хизбүт-тәхрир”нең карашлары һәм гамәлләре турыдан-туры Коръәнгә, сөннәткә һәм мәзхәбкә туры килмәгәнен төгәл мисалларда аңлатты. Имам сүзләренә караганда, һәрбер дини юнәлешнең нигезе булырга тиеш. “Безнең нигезебез (хак Ислам дине) өч әйбердән гыйбарәт: Коръән, сөннәт һәм мәзхәб. Хизбиләр исә Коръәнгә, сөннәткә һәм мәзхәбкә каршы килүчеләр, башкача әйткәндә, алар үз нәфесләренә ияреп, наданлык чокырына баткан кешеләр”, - дип “Ниса” сүрәсенең 115 нче аятен мисалга алды. Аятьнең мәгънәсенә килгәндә, Аллаһ Раббыбыз аятькә иярү асылын төгәл аңлата. Беренчедән, иярү Аллаһ китабына булырга тиеш, икенчедән, иярү Мөхәммәд (с.г.в.)гә тиешле һәм иң әһәмиятлесе, дини карашлырыбыз әһле сөннәт вәл җәмәгать мөселманнарына, ягъни иң элек сәхәбәләргә, аннан соң табигыйннарга, аннары имам Әбу Хәнифә, имам Әбү Мансур Матуриди кебек танылган галимнәребезгә туры килергә тиеш. Әнсар хәзрәт үз вәгазендә ассызыклап узганча, хизбиләр исә, алда әйтелгән аятькә, хәдискә тулысынча хилафлык китерәләр, бердәй мәзхәбкә карамыйлар, динне үз белдекләре белән генә аңлыйлар. Шул рәвешле, дин белгечләре раслаганча, Хизбүт-тәхрир” хәрәкәте, һичшиксез мөселманнарны дини юлдан адаштырырга омтылучылар, каршыклар, төрле фетнәләр китереп чыгарырга тырышучылар. Һәм аларга иярү – зур ялгыш булачак. “Аллаһ Раббыбыз һәммәбезне дә төрле адашулардан сакласа иде. Ил-көннәребезгә тынычлык, иминлек насыйп итсә иде! Хак динебезне өйрәнеп, изге гамәлләр кылып яшәргә барчабызга да насыйп булсын”, - дип мөрәҗәгать итте Әл-Мәрҗәни мәчете имамы Әнсар хәзрәт җомга намазына килгән мөселманнарга.