Фәрит Сәлмән: “Безгә киң күзаллаулы, зыялы имамнар җитми”

Аның фикеренчә, татарның изге китапны тәфсирләү буенча гореф-гадәтләре әле ныклап өйрәнелмәгән

(Казан, 13 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Коръәнне тәфсир кылучылар күп булуына карата төрле фикерләр яши. Дин белгече Фәрит хәзрәт Сәлмән үзе бу күренешне уңай бәяли. Бу хакта фикерен ул бүген журналистларга Казанның Мәрҗани мәчетендә Россиядә беренче басма Коръән – “Казан басмасы” нәшер ителүгә 225 ел тулуга багышланган һәм Татарстанда Коръән елы ахырына якынлашып килү уңаеннан оештырылган чара алдыннан җиткерде.
 “Дин белгечләре тарафыннан ясалган төрле тәфсирләр эчтәлеге ягыннан аерыла дигән сүзләр булса да, мин үзем моны күбрәк булган саен яхшы дип саныйм. Шулай да татарның 21 нче гасырга йөз тотучы Коръәннең тулы тәфсире әлегә юк, шуңа күрә бу юнәлештә хәлдән килгәнчә эшлибез”, - дип белдерде Фәрит хәзрәт. Ул шәрехләп узганча, татарның изге китапны тәфсирләү буенча гореф-гадәтләре әле ныклап өйрәнелмәгән. Киләчәктә Россия Ислам университетында, Татарстан Фәннәр академиясендә эшләүче Коръән, гарәбият бүлекләрендә шушы юнәлештә төпле белем биреләчәгенә ышанычын баглады Фәрит хәзрәт. “Татарстанда Коръән елын күздә тотып, мин дини инстанцияләргә Татар Коръән институтын гамәлгә кую тәкъдиме белән чыккан идем, анда татар халкының тәфсир эшенә керткән өлеше өйрәнелер иде”, - ди Фәрит хәзрәт. Аның фикеренчә, бүгенге көндә Коръәнне тирәнтен өйрәнүче белгечләр әз. Кадрлар кытлыгы төбәкләрдә кайбер мәчетләрнең бөтенләй ябык булуында чагылыш таба. “Россиядә ел саен Ислам университетларыннан 1 меңгә якын имам белем алып чыга, ә мәчет-мәдрәсәләрдә эшләргә имамнар юк. Бүгенге көндә республикада да алар алтын бәһасенә торырлык”, - дип билгеләп узды Фәрит хәзрәт.
Аның фикеренчә, проблема укыту программасына мөнәсәбәттән, методологиядән гыйбарәт. “Минемчә, совет чоры традицияләренә, контракт системасына кайтырга кирәк. Кешеләр биш ел бюджет хисабына университетларда белем алгач, хәләл ит яки тәсбихләр сатып утырырга тиеш түгел. Хәзер мәҗбүри контракт системасы юк, ә мин шул система яклы”, - дип белдерде Фәрит хәзрәт.
Ул хәбәр иткәнчә, шушы көннәрдә генә аңа, “имам кирәк”, дип зарланып, Пермьнән шалтыратканнар. “Безгә зыялы имамнар җитми. Дин белгече ул иман нигезләрен белүдән тыш, астрономия, биология, медицина гыйлемнәреннән дә хәбәрдар булырга тиеш. Мәскәү патриархаты иранлылар белән теологик диспут алып барганда, кызганычка каршы, без киң күзаллаулы гыйлемле имамнар когортасын тәкъдим итә алмыйбыз. Дини һәм дөньяви фәннәр бергә үрелеп барырга тиеш”, - дип саный Фәрит хәзрәт Сәлмән.