«Мәдинә» нәшрияты Ислам турында язылган рус шигърияте антологиясен бастырып чыгарырга әзерләнә

«Мәдинә» нәшрияты Ислам турында язылган рус шигърияте антологиясен бастырып чыгарырга әзерләнә

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Түбән Новгород өлкәсе мөселманнарының «Мәдинә» нәшрият йорты киләсе ел башларында «Незримое благословенье. Исламский Восток в русской поэзии XVIII- XX веков» дип аталган уникаль антологияне бастырып чыгарачак. Әлеге китап танылган Мәскәү шагыйре һәм тәрҗемәчәсе Михаил Синельниковның 15 еллык хезмәте нәтиҗәсе. Булачак китапның бер өлеше Синельниковның «Мәдинә» гомумроссия атналык газетасындагы авторлык рубрикасында басыла да башлаган.

«Синельников безнең шагыйрьләрнең бик зур мирасыннан рус шигырь осталарының мөселманлыкка тартылуын чагылдырган иң сыйфатлы текстларны сайлап алып, гигант колачлы хезмәт тудырган, - ди бу басма турында Джаннат Сергей Маркус. – Билгеле, бу кемнәр өчендер зур сенсация булачак: Державиннан башлап, безнең көннәргәчә шагыйрьләр үзләренең шигырьләрендә Исламның рус милли образын, ягъни шәхси «мөселман Көнчыгышы»н төзиләр. Бу исламның кайбер шовинистлар расларга маташкан «читтән килгән һәм чит» түгеллеген, ә аның рус мәдәниятенең бер катламы икәнлеген раслый».

«Россия мөселманнары өчен бу Антология зур ачыш булачак, чөнки рус шагыйрьләренең күпчелеге тарафыннан Ислам дөньясы туганнарча кабул ителүе, кайберәүләрдә шикләнү тудырып килә иде. Юкка гына Төркиядәге «Ауразия» язучылар берлеге аны төрек телендә бастырып чыгарырга ниятләмидер! Һәм шунысы да ачык: китап Россияне Ауразия державасы буларак бөеклеген танып белергә теләгән мәктәп укучысы һәм студентлар өстәленә ятачак», - дип тә өсти Маркус «Ислам ру»дагы хәбәрдә.

Антология Анна Ахматованың Ташкентта язылган шигъри юллары белән аталган. Ул үзе православ христианкасы, әмма шулай булуына да карамастан, күпчелек россияле кебек үк, мөселман тамырларын истән чыгармаган.

«Үтеп баручы 2007 елны Президент Путин «Рус теле елы» дип атаган һәм аны өйрәнү һәм пропагандалауга игътибарны арттырырга чакырган иде, - ди «Мәдинә» нәшрият йорты директоры Дамир Мөхетдинов. – Синельниковның 300 битлек Антологиясе танылган рус шагыйрьләре шигырьләреннән тора һәм безнең цивилизациянең бөтен бер катламын күрсәтә. Анда, без, ауразиялеләр - славяннар һәм төрки халыклар, Православие һәм Ислам бер бөтенгә әверелгән», - ди ул. Антология Россиядә игълан ителгән «Рус теле елы» хөрмәтенә басылып чыга, диелә хәбәрдә.