Петрозаводскида Карелия мөселманнары корылтае үтте

Петрозаводскида Карелия мөселманнары корылтае үтте

(Казан, 13 декабрь, «Ттатар-информ», Маһирә Миңнуллина). Петрозаводскида Карелия мөселманнары корылтае үтте. Корылтай делегатлары Карелия мөселманнарының рухи җитәкчесе итеп якындагы 5 елга яңадан хәзерге Диния нәзарәте җитәкчесе Висам Али Бардвилны сайлады.

Ислам мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, Висам Али Бардвил үзенең чыгышында республика ислам берләшмәләренең төбәк һәм хөкүмәтнең муниципаль органнары белән үзара мөнәсәбәтенә уңай бәя биргән. Шуның белән бергә ул, тормышта мөселманнарга һәм Төньяк Кавказ халыкларына карата килеп туган тискәре мөнәсәбәтләргә борчылуын белдерде һәм диндәшләрен бу өлкәдә агарту эшчәнлеген активлаштыруга чакырды.

Петрозаводскига республиканың Кондопога, Костомукша, Олонец, Медвежьегорск, Сегежи шәһәрләреннән, һәм шулай ук Архангельски өлкәсеннән һәм Мәскәүдән делегатлар килгән иде. Россиянең Ауропа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте делегациясен аппарат җитәкчесе Харис Сәүбәнов җитәкләде. Корылтайда билгеләп үтелгәнчә, Карелиядә ислам берләшмәсе оешканнан бирле мөселманнар өчен Петрозаводскида, Кондопогада һәм Олонецта мәчетләр төзелгән, республика үзәгендә дини-мәдәни үзәк һәм Костомукшада мәчет төзү өчен проект эшләре алып барыла. Петрозаводскида шәһәр хакимияте тарафыннан мөселман зираты төзү өчен җир бүленгән. Шәһәрдә дини якшәмбе мәктәбе ачылган, Диния нәзарәте хәйрия акцияләре үткәреп килә, җирле төзәтү колонияләре һәм армия бүлекчәләре белән хезмәттәшлектә тора, изге урыннарга сәфәр кылырга теләүчеләргә ярдәм итә. Карелиядә 20 меңнән артык кеше ислам динен тота.

Корылтай делегатлары Диния назәрәте эшенә уңай бәя бирде. «Ислам мәгарифе» иҗтимагый берләшмәсе җитәкчесе Виктория Веберга карелия мөселманнарының дәүләт структуралары белән элемтәләрен ныгытудагы өлеше өчен Россия Мөфтиләр шурасы Ордены белән бүләкләнде. Мондый бүләк әле республикада беренче тапкыр бирелде.