Урта һәм югары уку йортлары шәкертләре арасында Республикакүләм олимпиада узачак

Җиңүчеләр өчен кыйммәтле бүләкләр әзерләнгән.

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). 19 ноябрьдә Татарстан мөфтияте Казан ислам университеты белән берлектә Коръән хафизлар әзерләү үзәге бинасында Татарстан Республикасы дини уку йортлары студентлары арасында Ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча олимпиада үткәрәчәк. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республика күләмендә нәзарәт тарафыннан икенче ел үткәрелүче чарада кырыктан артык шәкертнең катнашуы көтелә. Интеллектуаль ярышта катнашучылар «Ислам хокукы (фикһ)», «Дин нигезләре (гакыйдә)» һәм «Гарәп теле» номинацияләрендә белемнәрен сынаячак. Шулай итеп, мәдрәсәләрдән бер номинациягә бары бер студент гариза-заявкасы гына кабул ителә, ә югары уку йортларыннан бер номинациядә өч кеше катнаша ала.

Олимпиаданың төп максаты булып Татарстан Республикасы мөселман мәгариф оешмаларында белем алучылар арасыннан ислам фәннәрен һәм гарәп телен өйрәнүче иң сәләтле студентларны ачыклау, шулай ук аларга белем алуда ярдәм итү өчен кирәкле шартлар тудыру, шәкертләргә ислам фәннәрен һәм гарәп телен тирәнтен өйрәнүгә кызыксыну уяту, югары мөселман уку йортларына керү өчен юнәлеш бирү һ.б. тора.

Белемнәрне сынау бәйгесенә бүгенге көндә республикабызның барлык мәдрәсәләреннән — Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Кукмара, Буа шәһәрләре вәкилләре, Мамадыш һәм Ютазы районнарыннан 41 шәкерт катнашырга теләк белдереп гариза тапшырган.

Олимпиадада урта һөнәри дини мәгариф оешмаларыннан II–III курс студентлары һәм югары дини мәгариф оешмаларында белем алучы III–IV курс студентлары катнаша ала. Югары уку йортларында укучыларга олимпиадада катнашу өчен өстәмә шарт куела: алар моңа кадәр дини уку йортларын тәмамламаган булырга тиеш. 

Олимпиада Казанның Вознесение бистәсендә Нәзарәт, мәдрәсәләр, ислам югары уку йортлары вәкилләре, кунаклар катнашында сәгать 10.00да ачылачак. Җиңүчеләр өчен кыйммәтле бүләкләр әзерләнгән. Әлеге олимпиаданың республика туры Татарстаннан иң сәләтле шәкертләрне сайлап алу һәм аларны Бөтенроссия олимпиадасына җибәрү өчен оештырыла.