Татарстан хаҗиларының беренче төркеме хаҗга 7 ноябрьдә китәчәк

Медиклар, ел саен ясый торган прививкалардан тыш, сезонлы гриппка каршы прививкалар да ясаячак
(Казан, 13 октябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Татарстан хаҗиларының беренче төркеме хаҗга 7 ноябрьдә китәчәк. Бу хакта бүген “Татар-информ” корреспондентына “Идел-хаҗ” төбәкара хаҗилар үзәге генераль директоры, ТР Мөселманнары диния нәзарәте рәисенең хаҗ һәм гомрә эшләре буенча урынбасары Аяз Мингалиев хәбәр итте.

Быел “Идел-хаҗ” төбәкара хаҗилар үзәгенә 4 мең квота бирелгән. Бу урыннарның барысы да тулган. Хаҗ вакытында мөселманнарга ТР Хөкүмәте тарфыннан бирелгән 7 табиб медицина ярдәме күрсәтәчәк. Агымдагы елда медиклар профилактика максатында, ел саен ясый торган прививкалардан тыш, сезонлы гриппка каршы прививкалар да ясаячак.