news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буа районындагы Бикмураз авылы мәчетенә яңа ай куйдылар

Ай куйган вакытта авыл халкы тәкбирләр әйтеп торган.

Буа районындагы Бикмураз авылы мәчетенә яңа ай куйдылар
http://dumrt.ru

(Казан, 13 июль, «Татар-информ»). 11 июль көнне Буа районы Бикмураз авылы мәчетенең иске манарасын яңага алмаштырдылар һәм мәчеткән яңа аю куйдылар. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тантанада район имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов, авыл имамы Илдус хәзрәт Әсәдуллин, Буа районы имамнары катнашкан. Икенде намазыннан соң тантанага җыелучылар ай куйган вакытта тәкбирләр әйтеп торган.

Ахырда Илмир хәзрәт һәм килгән хәзрәтләр авыл халкына вәгазь-нәсыйхәтләрен әйткән. Илдус хәзрәт авыл халкына рәхмәтләр әйтеп, Фоат әфәнде Сөләймановның эшчеләр төркеменә кечкенә генә бүләкләр тапшырды. Тантана изге догалар кылып тәмамланды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100