Яшел Үзәндә Рамазан аеннан соң да хәйрия акцияләре дәвам итә

Июнь азагына кадәр районда ветераннарга һәм күп балалы гаиләләргә ярдәм оештырылачак.
(Казан, 13 июнь, "Татар-информ", "Яшел Үзән"). Ураза Гаете узды, әмма изге айдан соң да Яшел Үзәндә күркәм гамәлләр дәвам итә. Җирле басма шул хакта яза. 
 
Июнь ае ахырына кадәр шәһәребез мәчетләрендә ветераннар өчен азык-төлек пакетлары өләшү оештырылачак, ә күп балалы гаиләләрдәге яшүсмерләр кием-салым белән тәэмин ителәчәк, диелә хәбәрдә.