Имамнар җыенында катнашучылар Россиядә “түбәтәйле главалар” барлыкка килүен әйтә

Россия төбәкләрендәге татар авылларында муллалар мәчет белән генә түгел, авыл җирлеге белән дә идарә итә.

(Казан, 13 июнь, “Татар-информ”, Лилия Гаделшина). Россиядә муллаларга җирле хакимият белән җитәкчелек итүне дә ышанып тапшыра башладылар. Бу фикерне бүген Казанга X Бөтенроссия мөселман дин әһелләре форумына Киров өлкәсеннән килгән Рәшит хәзрәт Әхәтов белдерде. Ул үзе Малмыж районы Салкын Чишмә авылы мәчете имам-хатыйбы вазифасын башкара һәм шул ук вакытта авыл җирлеге идарәсе башлыгы да булып тора.

“Безнең Киров өлкәсендә муллалар берсе дә кул кушырып утырмый. Кемдер үз эшен алып бара, умарта тота. Мәсәлән, мөфтиебез ишек-тәрәзәләр ясый. Хәзер безне муниципаль хакимияткә дә җәлеп итәләр. Бу – дәүләтнең мөселман дин әһелләренә карата мөнәсәбәтен күрсәтә”, - дип бәяли хәзрәт. "Хәзер "түбәтәйле главалар" беркемне дә гаҗәпләндерми", - диде ул.

“Мәчетне яшәтергә теләсәң авылны яшәтергә кирәк. Россия төбәкләрендәге татар авылларында мәчетләр бердәнбер милли-мәдәни үзәк булып калды. Клублар искерде-бетте, җыелыр, күрешер урын – бары тик мәчет. Дәүләттән акча көтеп ятып булмый, мәчетне эшләтергә, җаен табарга туры килә”, - дип сөйләде Рәшит хәзрәт форум кысаларында оештырылган фикер алышуда.

Рәшит хәзрәт баштарак авыл җирлеге советына депутат буларак сайлана торган булган. “Авыл җирендәге депутатлар, хәзрәтләр кебек үк, бушка эшли торган кешеләр инде ул”, - ди. Соңрак аңа авыл җирлеген җитәкләргә тәкъдим иткәннәр һәм ул авылның киләчәген кайгыртып, бу эшкә дә ризалашкан.

Ул мәхәллә булып яшәү җәмгыятьтәге күп кенә социаль мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итүен әйтте. "Имамнарның теләге, максаты бер - халык исән-сау булсын, эчүгә сабышмасын, эшләсен, тыныч тормышта яшәсен", - диде Рәшит хәзрәт.

  • X Бөтенроссия дин әһелләре форумы 13-15 июньдә уза. Беренче көнне имамнар көнүзәк мәсьәләләр буенча фикер алышты. 14 июньгә – пленар утырыш, 15 июньдә “Изге Болгар җыены”нда катнашу планлаштырыла. Быелгы форум “Милли тормыш һәм дин” темасына багышлана. Ул Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырыла.