news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтие: Аллаһ татарларга исламны ирекле рәвештә кабул итәргә насыйп итә

«Кылычтан куркып түгел, күркәм үгет аша безнең бабайлар үз теләкләре белән иман китерә, исламны бөтен Евразиягә тарата», — дип искәртте Камил хәзрәт.

(Казан, 13 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Галиев мәчетендә бәйрәм вәгазендә татарларның иманга килү тарихын искә төшерде. «Аллаһ татарларга исламны ирекле рәвештә кабул итәргә насыйп итә», — диде. 

«Татарлар үзләре ирекле рәвештә иман китергән, башка халыкларга динебезне көчләп такмаган. Аллаһ насыйбы белән 1100 ел элек бабаларыбыз үзләре иман китергән. Евразия киңлегендә иң беренче тәүхид китергән беренче халык бит без. Аллаһ теләгәненә иман бирә, теләгәненнән үзе ала», — диде мөфти.

«Уйлап карагыз, җәмәгать, Багдад кадәр Багдадтан карлы Болгар дәүләтенә Ибн Фадлан килә алыр идеме икән, әгәр Аллаһ теләмәсә. Гасырлар буе кешелеккә гыйбрәт булсын дип, татарларга исламны ирекле рәвештә кабул итәргә насыйп итә ул. Кылычтан куркып түгел, күркәм үгет аша безнең бабайлар үз теләкләре белән иман китерә, исламны бөтен Евразиягә тарата», — дип искәртте Камил хәзрәт. 

Ул Раббыбыз мөселманнарга һәрчак татулыкны саклау ягында торырга кушканын да әйтте. «Татарлар беркайчан бу әмердән чыкканы булмады. Бабаларыбыз беркайчан динебезне башка халыкларга көчләп такмады, әмма иманына тугры калды, хәтта көчләп чукындыру сәясәте барганда да», — диде.

Мөфти Бәкарә сүрәсенең 120 нче аятенә нигезләнеп: «Дөньядагы тынычлык, иминлек мөселманнар кулында булып чыга түгелме соң? Димәк, Исламны тарату безнең изге бурыч булып чыга, ләкин күркәм үгет, шәхси үрнәк һәм сабырлык аша. Борынгы бабаларыбыз моны яхшы аңлаган», — дип белдерде. 

Камил хәзрәт татарларның башка милләт һәм дин вәкилләренә хөрмәтле мөнәсәбәттә яшәгәннәрен әйтте. Шушы сыйфатны күреп, дин тарихында яһүдләрнең ислам шәригатенә күчү очраклары булганын искәртте. «Без шундый күркәм үгет белән кешеләрне ияртә алабызмы соң?! Кызганыч, күршеләргә түгел, кайчак үз балаларына да үрнәк була алмаган дин кардәшләребез бар», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100