news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәһит булган балалар һәм укытучылар рухына Казанның Ирек мәчетендә дога кылдылар

Тимур хәзрәт Камаев вәгазенең күпчелек өлешен баланы иманлы итеп тәрбияләүгә багышлады.

Шәһит булган балалар һәм укытучылар рухына Казанның Ирек мәчетендә дога кылдылар
Рамил Гали

(Казан, 13 май, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Казанның 175нче гимназиясендә һәлак булган балалар һәм укытучылар рухына бүген Казанның Ирек мәчетендә дога кылдылар. Дога иртә белән гает намазы вакытында укылды.

Бүген Казанның үзәгендә урнашкан Ирек мәчетендә гает намазына халык күп җыелды. Мөселманнар шәһәрнең төрле районнарыннан килгән. Башка милләт вәкилләре дә хәйран күренде. Укуны Ирек мәчете имам-хатыйбы Тимур хәзрәт Камаев алып барды.

«Рамазан аеның 29нчы көнендә һәрберебезгә кайгылы хәбәрләр килеп иреште. Аллаһы Тәгалә Коръәндә: „Кемдә-кем шушы дөньяда хаксыз берәр кешене үтерсә, яки бозыклык таратса, ул бөтен Адәм балаларын үтергән кебек булыр дип әйтә“. Хәзер барыбыз да балаларны тәрбияләү мәсьәләсе турында уйланыйк», — дип мөрәҗәгать итте имам-хатыйб.

Тимур хәзрәт Камаев вәгазенең күпчелек өлешен баланы иманлы итеп тәрбияләүгә багышлады. Аның сүзләренчә, баланың кем белән аралашканын, нәрсә карап утырганын, нинди уен уйнаганын һәрбер әти-әни күзәтергә тиеш. Моны Аллаһ тарафыннан ата-анага йөкләнгән вазифа дип аңлатты.

«Эшеннән арып кайткан әти янына баласы килсә, әти кеше, гадәттә, телефонын бирә дә, бәйләнеп йөрмәскә куша. Бала сораулары белән күп булса өч килә, җавап булмаса, башкача килмәячәк, үз эченә бикләнәчәк. Балаларыбыз белән күбрәк аралашыйк», — диде Тимур хәзрәт.

Вәгазьләрдән соң, ир-атлар бер-берсенә якынрак килеп, намазга бастылар. Тимур хәзрәт намаз тәртибен тәфсилләп аңлатты. Аннары шәһитләр рухына дога кылдылар.



Галерея: Казанның Ирек мәчетендә узган Ураза гаетеннән фоторепортаж
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100