news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Менделеевскида Ураза бәйрәмендә тантаналы чаралар булмаячак

13 майда мөселманнар Рамазан ае тәмамлануын билгеләп үтәчәк.

(Менделеевск, 13 май, «Татар-информ», «Менделеевск яңалыклары»). Казан гимназиясендә фаҗига булу сәбәпле, Менделеевскида Ураза бәйрәмендә тантаналы чаралар булмаячак.

Үзәк мәчеттә Ураза бәйрәме 5.30 сәгатьтә Коръән укудан башланачак, иртәнге сәгать алтыда вәгазь тыңлаячаклар, 6.30 сәгатьтә гает намазы планлаштырылган.

Шәһәр һәм район мәчетләрендә фаҗигадә зыян күргәннәрнең тернәкләнүе өчен һәм үлгәннәргә дога кылачаклар.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot