news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөфти: Башка халыкларга түгел, татарлар бүген үз балаларына да нәсихәт бирми

Татарстан Диния нәзарәте рәисе милләттәшләребез арасында үзләрен татар, мөселман дип танымаучылар әлегә кадәр байтак булуын искәртте.

(Казан, 13 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның бәйрәм вәгазендә тәнкыйть сүзләре дә яңгырады. «Башка халыкларга түгел, татарлар бүген үз балаларына да нәсихәт бирми», — диде ул.

Мөфти татарларда ислам үсеш алган юнәлешләрне искәртте. «Халкыбызны шушы туры юлдан алып барганы өчен Раббыбызга мең шөкер. Ләкин татарлар үзләре шушы дәрәҗәле юлдан атлап барырга лаекмы соң бүген?! Бик кызганыч, әмма милләттәшләребез арасында үзләрен татар, мөселман дип танымаучылар әлегә кадәр байтак», — диде ул. 

Камил хәзрәт сүзләренчә, «Ислам мәдәниятенең бай рухи мирасын бүләк иткән халыкның бүгенге дәвамчылары милләтнең йөзен ислам билгеләми» дип чәчрәп бәхәсләшә». «Татар үз анасын өйдән куып чыгарган шикелле, бүген хәтта үз гаиләсе белән туган телдә сөйләшми, ислам гореф-гадәтләрен үтәми, мәктәп, мәчетләр тәрбияләсә, шул җитә дип тыныч йоклый», — дип тәнкыйтьләде мөфти. 

«Мәчетләр тәрбия бирәчәк, динебез гомер бакый милләтебезнең йөз аклыгын саклаган, алга таба да шулай булачак. Ләкин дөньяны үзгәртәсең килсә, үзеңнән башла диләр. Бик дөрес. Үзенең кем икәнен дә белмәгән халык башкаларга нинди үрнәк бирә алсын?! Күркәм үгет белән дәгъват кыл — сүземнең башы шул иде. Балалар өчен Аллаһ алдында җавап тотасы бар», — дип кисәтте Камил Сәмигуллин. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100