news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил хәзрәт Сәмигуллин һәр ир-ат үз гаиләсе өчен җавап тотачагын искәртте

Татарстан мөфтие Рамазан аеннан соң да мәчетләрдән читләшмәскә кушты.

(Казан, 13 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Ураза гаетенә багышланган бәйрәм вәгазендә һәр ир-ат үз гаиләсе өчен җавап тотачагын әйтте.

«Үз-үзегезне, гаиләләрегезне уттан саклагыз. Хатынын һәм балаларын ничек тәрбияләгән, ахирәттә дә шундый ук хәлдә булачак. Үлгәч, балам минем өчен дога кылырмы, әҗер-саваплар алырлык игелекләр кылдыммы, Аллаһы Тәгалә гөнаһларымны гафу итсен өчен, кулыма Коръән алып укыдыммы, зикер кылдыммы, намазларны башкардыммы, Аллаһ ризалыгы өчен ураза тоттымы — ир-ат шул хакта уйларга тиеш», — диде мөфти. 

Камил хәзрәт җавап тоткан көнне генә иман китерү һәм тәүбә итү файдасыз булганын искәртте. «Көч һәм сәламәтлек бар чакта ураза тотарга, намаз укырга кирәк, беткәч түгел. Рамазан ае безне шул хакта уйландырырга тиеш иде, гөнаһлардан арынырга мөмкинлек биргән иде. Файдаланып өлгердекме икән?» — ди ул.

Мөфти, «Рамазан ае бетте дип, адәм баласы бөек Раббыбызга итагатен ташларга тиеш түгел», дип тә белдерде. «Рамазан аенда гына гыйбадәт кылу, изге ай тәмамлангач, мәчеттән һәм җәмәгатьтән ерагаю зур хата. Адәм баласы өчен куркыныч күренеш. Мөселман булуны Рамазан ае белән генә бәйләп булмый. Кеше үлемнең кайчан киләсен белми. Мәңгелек тормышка һәрвакыт әзер булырга кирәк», — дип кисәтте. 

Камил хәзрәт Рамазан аеннан соң да алты көн ураза тоту зур савап бирүен әйтте. «Сәдакаләр бирик, Исламны иң матур яктан күрсәтик. Безне хак юлга күндерүче, барчаларыбызга үрнәк булучы сөекле, нурлы пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа сәлаллаһи галәйһиссәламгә, барлык сәхабәләребезгә изге догаларыбыз ирешсә иде», — диде ул.

Вәгазьдән соң бәйрәм намазы укылды, аннары Камил хәзрәт бәйрәм хөтбәсен әйтте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100