Диния нәзарәте балаларны республикакүләм «Татар азаны» бәйгесендә катнашырга чакыра

Яшь җиңүчегә төп бүләк буларак велосипед тапшырылачак, шулай ук ул Казанның «Рәхмәтулла» мәчетен ачу тантанасында беренче тапкыр азан әйтү хокукын алачак.

(Казан, 13 май, «Татар-информ»). Диния нәзарәте балаларны республикакүләм «Татар азаны» бәйгесендә катнашырга чакыра. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурска 3 яшьтән алып 12 яшькә кадәрге малайлар чакырыла. Яшь җиңүчегә төп бүләк буларак велосипед тапшырылачак, ул, моннан тыш, Казанның «Рәхмәтулла» мәчетен ачу тантанасында беренче тапкыр азан әйтү хокукын алачак.

Республика күләмендә үткәрелә торган «Татар азаны» бәйгесендә көчеңне сынар өчен, катнашучыга татар аһәңе белән әйтелгән азанны видеога яздырып, аны оештыручыларга җибәрергә кирәк.

Конкурсның максаты — татар азаны әйтелеше үрнәген ачыклау.

Бәйгедә катнашу өчен гаризалар 2020 елның 20 майга кадәр кабул ителә.