Татарстан мөфтие Азәрбайҗан Президентының рәсми кабул итү чарасында катнашты

Кабул итү Бакуга килгән ислам дәүләте вәкилләре хөрмәтенә үткәрелде.

(Казан, 13 май, «Татар-информ»). Бүген Бакуда IV Ислам бердәмлеге уеннары ачылды. Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин тантанада оештыру комитеты чакыруы буенча кунак буларак катнашты.

Тантана Баку Олимпия стадионында узды. Уеннарда дөньяның 54 иленнән - 3000нән артык спортчы, 1000нән артык команданың рәсми вәкиле һәм шуның кадәр үк техник персонал катнаша. Спортчылар арасында 269 комлект медаль уйнатыла. Бу хакта республика Мөселманнанының диния нәзарәте сайтында хәбәр ителә.

Ислам бердәмлеге уеннары уңаеннан, Кавказ мөселманнары идарәсе рәисе резиденциясендә рәсми кабул итү оештырылды. Очрашу Бакуга килгән ислам дәүләте вәкилләре хөрмәтенә, Азәрбайҗан президенты Илһам Алиев исеменнән үткәрелде. Анда мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашты.

Чарада Кавказ мөселманнары идарәсе рәисе, шәйх уль-ислам Аллаһшөкер Пашазаде чыгыш ясады. Ул илдә дини һәм милли җирлектә экстремистлык, ксенофобия, исламофобия, радикализм, террорчылык булганда, миграцион кризис дәвам итүен белдерде.Пашазаде чыгышында  Азәрбайҗан президенты Илһам Алиевның, Азәрбайҗан милли, тарихи мирасына нигезләнеп, глобаль масштабтагы гомумхалык фикерен яклаучы булып торганлыгы белдерелде.