news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөфтиләр шурасы Россия ислам институтын оештыручылар составыннан чыгарылырга мөмкин

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә Равил Гайнетдин структурасын уку йортын гамәлгә куючылар составыннан чыгару механизмнарын тикшерәләр.

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ», Тимур Рәхмәтуллин). Равил Гайнетдин җитәкчелегендәге Россия Мөфтиләр шурасы (һәм РФ мөселманнары Диния нәзарәте) Россия ислам институтын (Казан) һәм Казан ислам институтын гамәлгә куючылар составыннан чыгарылырга мөмкин.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчелегенә якын торган чыганак «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Хәзерге вакытта Гайнетдин җитәкләгән мөфтиятне оештыручылар составыннан чыгаруның төрле вариантлары карала», - дип хәбәр итте ул.

Аның искәртүенчә, Болгар ислам академиясен гамәлгә куючылар составына да үзгәрешләр кертелергә мөмкин.

Шунысын да искәртик: Россия ислам институтын гамәлгә куючылар – мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Россия Мөфтиләр шурасы һәм Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты. Казан ислам институтын гамәлгә куючылар – ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы. Болгар ислам академиясен гамәлгә куючылар - ТР мөселманнары Диния нәзарәте, баш мөфти Тәлгать Таҗетдин җитәкчелегендәге Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте һәм РФ мөселманнары Диния нәзарәте.

Узган атнада РФ мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка хат юллаган иде. Анда мөфти ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллинны тәнкыйтьләгән. Аерым алганда, ул, имештер, 2019 елда Коръән тәфсирен бастырып чыгарган вакытта җибәрелгән хаталар хакында хәбәр иткән. Хат авторы фикеренчә, Камил хәзрәт Татарстандагы дини даирәләр арасында чит илдәге бер сектаның идеяләрен таратырга тырыша.

Сәмигуллин исә Равил хәзрәткә җавап итеп сәламәтлек һәм язгы кәеф теләгән. Шулай ук аның белән бәхәскә кермәве хакында хәбәр иткән һәм «мин бөтен кеше дә ярата торган доллар түгел» дип өстәгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100