news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галиев мәчетендә Коръәнне хәтем кылу башланды

Коръәнне уку көн саен сәгать 11.00дә башлана һәм өйлә намазына кадәр дәвам итәчәк.

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). Бүген, Рамазан-шәриф аеныңберенче көнендә Казанның Галиев мәчетендә Коръәнне хәтем кылу — Изге Китапны тулысынча укып чыгу башланды.

ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Коръәнне уку көн саен сәгать 11.00дә башлана һәм өйлә намазына кадәр дәвам итәчәк.

Җүзләрне Татарстанның Коръән хафизлары башкара. Хәтем уразаның соңгы көнендә төгәлләнәчәк. Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ әйткән: «Коръәннән бер аять тыңлаучыга икеләтелгән савап язылачак, ә Коръән укучыга Кыямәт көнендә нур бүләк ителәчәк», диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100