ТР мөфтие Камил Сәмигуллин белән Наил Мәһдиев Чаллының җәмигъ мәчетен төзү турында фикерләште

Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөселманнар белән очрашу, дини вәзгыять белән танышу максатыннан, Чаллы мөхтәсибәтенә сәфәр кылды

 (Казан, 13 апрель, “Татар-информ”). Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөселманнар белән очрашу, дини вәзгыять белән танышу максатыннан, Чаллы мөхтәсибәтенә сәфәр кылды. Мөфтинең эшлекле сәфәре Чаллы каласы Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев белән очрашудан башланды. Әлеге чарада мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайнуллин да катнашты, дип хәбәр итә ТРМДН матбугат хезмәте.

Камил хәзрәтнең Наил Мәһдиев белән тәүге тапкыр очрашуы, шуңа күрә хәзрәтләр шәһәр җитәкчесен нәзарәт, мөхтәсибәт эшләре белән якыннанрак таныштырдылар. Мөфтият алып барган эшләр, проектлар хакында сөйләделәр. Хакимият белән мөхтәсибәт арасында хезмәттәшлек кору юлларын барладылар. Аерым алганда сүз Чаллының җәмигъ мәчетен төзүгә дә кагылды. Бүгенгә Чаллыда 9 мәчет эшләп килә. Шәһәр үзәгендә барлык мөселманнарны берләштерерлек, бәйрәм намазларын зур җәмәгать булып уку мөмкинлеге бирерлек үзәк мәчет салу мөһим. Яңа җәмигъ мәчеткә җир алынган. Шәһәр башлыгы әлеге иман йортын төзүдә ярдәм күрсәтәчәгенә әзер булуы хакында әйткән.

Фотосурәт http://dumrt.ru/ сайтыннан алынды.