Ибраһим Сабиров Бөтендөнья Коръән-хафизларның оештыру советына кабул ителде

Әлеге составка Коръән-хафизлар әзерләү үзәге җитәкчесе Изге Китапны өйрәтүдә нәтиҗәле эш алып баруы өчен сайлап алынган
(Казан, 13 апрель, “Татар-информ”). Россия Ислам университеты (РИУ) каршында эшләп килүче Коръән-хафизлар әзерләү үзәге җитәкчесе Ибраһим Сабиров, Бөтендөнья Коръән-хафизларының оештыру советына кабул ителде, дип белдерә уку йортының матбугат хезмәте.
Бөтендөнья Ислам Лигасы Генераль секретаре Абдулла Абделмөхсин әт-Төрки билгеләп үткәнчә, Бөтендөнья Коръән-хафизларның оештыру советы составына И.Сабиров Изге Китапны өйрәтүдә нәтиҗәле эш алып баруы өчен сайлап алынган. Әйтергә кирәк, әлеге составта Ибраһим әфәнде — россиялеләр арасында беренче кеше.
Билгеле булганча, Коръән-хафизлар әзерләү үзәге РИУ каршында 2003 елда оешкан иде. Аның төп максаты — Изге Китапны тулысы белән белүче һәм аны дөрес итеп аңлата алучы белгечләр әзерләү.