Казахстанның Павлодар өлкәсе мәчетләрендә «Юлчы бүлмәсе» ачылган

Әлеге мәчетләр Семей - Омск трассасы һәм Россиягә Иртыш елгасы аша бара торган юл буенда урнашкан.

(Казан, 13 март, «Татар-информ»). Казахстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Наурызбай хаҗи Таганулы тәкъдиме белән Павлодар өлкәсенең дүрт мәчетендә «Юлчы бүлмәсе» ачылган. 

Казахстан мөселманнары Диния нәзарәте рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, Лебяжинск районының «Габдул Вахит хәзрәт», Иртыш районының «Ержан», Теренкол районының Яр буе авылы һәм Павлодар авылындагы «Касыйм хаҗи» мәчетләрендә юлчы бүлмәсе ачылган.

Әлеге авыл мәчетләре Семей — Омск трассасы һәм Россиягә Иртыш елгасы аша бара торган юл буенда урнашкан.

«Юлчы бүлмәсе»ндә сәфәр чыккан кешеләр өчен барлык шартлар да тудырылган. Кешеләр мәчетнең махсус бүлмәсенә урнашып бераз ял итә, юына, намаз укый, кайнар чәй эчә ала. Бераз ял иткәч, сәяхәтне дәвам итәргә була. Машина ватылса, биредә кунып чыгарга да мөмкинлек бар.  

Иртыш районындагы мәчет бүлмәсе 3 кешегә исәпләнгән. «Бу башлангыч кешеләр тарафыннан уңай бәяләнүенә ышанам», — дип өлкәнең баш имамы Жолдас Коспакулы.