Нәзарәтнең “Зәкят” фонды мохтаҗлар өчен хәйрия ифтары үткәрде

Изге эшкә өлеш кертергә теләүчеләр ИФТАР сүзен язып (бер SMS-хәбәрнең бәясе – 50 сум) яки ИФТАР сүзеннән соң буш ара калдырып һәм күчереләсе сумманы күрсәтеп (мәсәлән: ИФТАР 300), 7715 кыска номерына SMS-хәбәр юллый ала.

(Казан, 13 март, «Татар-информ»). Кичә «Ураза тотучыны ашат!» акциясе кысаларында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды Казан шәһәренең Әмәт мәчетендә мохтаҗлар өчен ифтар үткәрде. Хәйрия ашында фонд карамагындагы йөздән артык кеше — ялгыз өлкәннәр, аз керемле, күп балалы гаиләләр, инвалид балалары булган гаиләләр катнашты.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды «Ураза тотучыны ашат!» акциясен уздыруны дәвам итә һәм барлык теләүчеләрне әлеге изге эштә катнашырга чакыра. Дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә, акча туплауга бәйле рәвештә, «Зәкят» хәйрия фонды мохтаҗлар өчен ифтарлар үткәрә. Аллаһы Илчесе Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең: «Кешенең гамәлләре Аллаһыга дүшәмбедә һәм пәнҗешәмбедә тапшырыла һәм бу вакытта мин уразалы булырга телим», — дип әйтүе, дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә ураза тотуы хәбәр ителә.

Бу изге эшкә өлеш кертергә теләүчеләр ИФТАР сүзен язып (бер SMS-хәбәрнең бәясе — 50 сум) яки ИФТАР сүзеннән соң буш ара калдырып һәм күчереләсе сумманы күрсәтеп (мәсәлән: ИФТАР 300), 7715 кыска номерына SMS-хәбәр юллый ала. Әлеге гамәл сезгә ураза тотучыларны ашатуда катнашырга мөмкинлек бирәчәк.