Казанда мөслимәләр өчен “Яшь килен” проектының икенче сезоны башланды

Ике ай дәвамында кызлар өчен никах, әни булу серләре, психология, хуҗалык эшләрен алып бару темаларына багышланган 7 оффлайн-очрашу һәм никах килешүе, физиология, аерылышу һ.б. темаларга багышланган 6 онлайн-дәрес узачак.

(Казан, 13 март, «Татар-информ»). Кичә Казанда мөслимәләр өчен «Яшь килен» проектының икенче сезоны башланды. Кич белән Галиев мәчетендә беренче очрашу — проектта катнашучы кызлар белән танышу кичәсе узды. Беренче утырышка кырыкка якын мөслимә җыелды. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль бүлек җитәкчесе Айгөл ханым Биктимерова һәм проектның кураторлары алар белән беренче әңгәмә уздырды. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шунысы игътибарга лаек, проектның яңа сезоны кызларны яңа формат белән сөендерде. Әгәр сез башка шәһәрдән булсагыз, хәзер «Яшь килен» проектында онлайн режимда да катнашырга мөмкин. Шулай итеп, Казанда яшәүче оффлайн катнашучылардан тыш, яңа сезонда Мәскәү, Чиләбе, Кемерово, Уфа, Екатеринбург, Нижневартовск, Чаллы шәһәрләреннән, Балтач, Алексеевск, Теләче, Чистай, Азнакай районнарыннан барлыгы алтмыштан артык кыз катнашачак.

Ике ай дәвамында кызлар өчен никах, әни булу серләре, психология, хуҗалык эшләрен алып бару темаларына багышланган 7 оффлайн-очрашу һәм никах килешүе, физиология, аерылышу һ.б. темаларга багышланган 6 онлайн-дәрес узачак. Сәламләү сүзләреннән соң һәм катнашучыга «Яшь килен» көндәлекләрен бүләк иттеләр. Әлеге дәфтәрләр ярдәмендә кызлар өй эшләрен башкарачак һәм даими файдалы эшләр трекерын теркәп барачак.

«Яшь килен» проектының киләсе очрашуы 19 мартта узачак, анда катнашучыларга ничек итеп тормыш иптәшен дөрес сайлау турында сөйләячәкләр.