Самара өлкәсендәге Гали авылында дини конференция яшьләрне тәрбияләүгә багышлана

Дини чарада ислам мәгарифенең, тарихының һәм мәдәниятенең актуаль мәсьәләләре һ.б. турында фикер алышачаклар.

(Казан, 13 март, "Татар-информ"). 20 мартта Самара өлкәсендә Похвистнево районының Гали авылы мәдәният йортында "Дәүләт һәм диннең яшьләрне тәрбияләүдә үзара хезмәттәшлеге" дигән темага региональ дини конференция була. Бу турыда "Самара татарлары" сайты хәбәр итте.

Чара сәгать иртәнге унда башлана.

Дини чарада ислам мәгарифенең, тарихының һәм мәдәниятенең актуаль мәсьәләләре, рухи кыйммәтләрне торгызу, яшьләрне тәрбияләү һәм экстремизмны профилактикалау турында фикер алышачаклар.