news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия вәкиле Туниста Халыкара Коръән укучылар бәйгесендә катнаша

Тунис премиясе өчен быел «Хифз» - Изге Коръәннең тулы текстын белү номинациясендә 21 ил вәкиле көрәшә.

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Россия Мөфтиләр шурасы һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте юлламасы буенча, Россия хафизы, Дагыстан Республикасы Губден авылының Имам Ән-Нәвави исемендәге мәдрәсәне тәмамлаган Мөхәммәтганипа Мәҗитов Туниста Коръән укучыларның халыкара бәйгесендә катнаша. Бу хакта Россия мөселманнары сайтында хәбәр ителә.

Тунис премиясе 17нче тапкыр уздырыла, быел ул «Хифз»- Изге Коръәннең тулы текстын белү номинациясендә 21 ил вәкилен җыйды. Премиянең ярышлар өлеше бер үк вакытта ислам дөньясының беренче университетларыннан берсе булган Тунисның иң борынгы мәчете -аз-Зәйтүн мәчетендә уза.

Россия укучысы өчен бу чит ил конкурсында катнашуның беренче тәҗрибәсе, әмма бу безнең хафизның призлы урын алу мөмкинлеген киметми. Мөхәммәтганипа Мәҗитов Казанда Усман бин Аффан исемендәге Коръән хафизларын әзерләү үзәгендә Коръәнне рецитацияләү фәнендә махсус курслар узган, анда үз квалификациясен раслаган, ул Коръәнне рецитацияләү өлкәсендә һөнәри осталык дәрәҗәсен раслый торган «иҗаз» сертификатын алган.

Хәзерге вакытта катнашучылар тарафыннан премиянең барлык ярыш этаплары һәм карар чыгару стадиясендә судьялар комиссиясе уздырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100