Түбән Новгород мөселманнары Диния нәзарәте һәм Төбәк татар милли-мәдәни мохтәрияте шурасы чираттагы президиум утырышына әзерләнә

Түбән Новгород мөселманнары Диния нәзарәте һәм Төбәк татар милли-мәдәни мохтәрияте шурасы чираттагы президиум утырышына әзерләнә

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ», Маһирә Миңнуллина). 21 декабрьдә Сергач шәһәренең район Мәдәният йортында Түбән Новгород мөселманнары Диния нәзарәтенең һәм Төбәк татар милли-мәдәни мохтәрияте шурасының планда каралган утырышы була. Анда Түбән Новгород өлкәсенең 57 мәхәлләсе мәчетләреннән имамнар һәм мөәзиннәр, мәхәллә кешеләре, Төбәк татар милли-мәдәни мохтәрияте шурасы әгъзалары, мәктәп директорлары һәм укытучылары, эшмәкәрләр, төбәкне өйрәнүче галимнәр һ.б. катнашачак. Бу җыелыш «Россия мөселманнары бердәмлек һәм гражданлык татулыгы яклы» шигаре астында үткән чараларның йомгаклау сериясе булып тора.

Утырыш Диния нәзарәтенең агымдагы елда башкарылган эшләргә йомгак ясау һәм киләчәк елга билгеләнәчәк эшләрнең төп юнәлешләренә багышлап үткәрелә.

Диния нәзарәте катнашында гамәлгә куелган милли-мәдәни автономияләрдән Төбәк татар милли-мәдәни һәм Түбән Новгород әзәрбәйҗаннарының җирле милли-мәдәни автономияләре шулай ук үзләренең башкарылган эшләре турында хисап тотачаклар.

2007 елга әлеге оешмаларның эш планын раслау чарасына мәхәлләләрнең рухи җитәкчеләре, мәхәллә кешеләре, милли-мәдәни автономияләр советлары әгъзалары, фән һәм мәдәният эшлеклеләре, укытучылар һәм балалар бакчалары тәрбиячеләре, район мәгариф бүлекләре, милли җәмгыятьләр рәисләре һәм гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре җәлеп ителәчәк.

Җыелышка шулай ук өлкә һәм округ хакимияте вәкилләре дә чакырылачак, дип хәбәр итә Түбән Новгород мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.