Марсель Мәхмүтов: “Плацебо” фильмының максаты - дәгъват

Татарстанда мәчет җитәкчелегендә төшерелгән беренче тулы метражлы “Плацебо” фильмы күрсәтеләчәк.
(Казан, “Татар-информ”, 12 ноябрь, Айгөл Шәйхлисламова). “КиноМәүлид - 2109” проекты кысаларында төшерелгән тулы метражлы “Плацебо” фильмының төп максаты дәгъват. Бу хакта “КиноМәүлид” театр-кинематография проектына һәм “Плацебо” тулы метражлы фильмына багышланган матбугат конференциясендә фильмның режиссеры Марсель Мәхмүтов әйтте.“Иман Нуры” мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Закиров әйтүенчә, КиноМәүлид проекты Мөхәммәд Пәйгамбәрнең Җиргә (салаллаху галәйһи вә сәлам) кешеләргә нинди максат белән килүен күрсәтер өчен уйлап табылган.“Муллаларны, күбесенчә, дини яшьләр, диндә, намазда булган кешеләр тыңлый. Бу аудиторияне ничегрәк киңәйтергә дигән фикер тугач, Марсель дустым белән КиноМәүлид проектын уйлап таптык”, - диде Нияз хәзрәт.“Сәнгатьләр арасында кино иң үтемлесе. Нигә әле дәгъват эшен кино аша алып бармаска. Мәчетләрдә хәзрәтләр вәгазьләр укый, халык белән эшли. Ни өчен кино сәнгате белән дә яшьләргә, тамашачыларга үтеп кермәскә”, - диде фильмның актеры Идел Кыямов.“Плацебо” фильмы 12 декабрьдә 19.00 сәгатьтә “Эрмитаж” концерт-холында күрсәтеләчәк.