Бүген озак еллар Татарстанның баш казые булып эшләгән Габделхак Саматовны искә алалар

Габделхак Саматовның тууына 91 ел була.

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Бүген, 12нче октябрьдә, күренекле мөселман эшлеклесе, озак еллар Татарстанның баш казые булып эшләгән Габделхак Саматовның тууына 91 ел була. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

1990 елда Габделхак Саматов Исхак Лотфуллин белән бергә Казанда Исламны кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсәгә нигез салалар. Шунда ук укыта, шул ук вакытта Мәрҗани мәчете имамы да була. 1998 елда Татарстан Диния нәзарәтенең баш казые итеп сайлана.

2009 елның 6 мартында озакка сузылган авырудан соң, 79 яшендә Габделхак хәзрәт Саматов вафат булды. Казанның Татар зиратында җирләнгән, дип искә төшерә ТР Диния нәзарәте.