Казанның “Азино-1” микрорайонында “Гаилә” мәчете төзелә

Бүгенге көндә мәчет төзелеше өчен финанслар җитеп бетми
(Казан, 12 октябрь, “Татар-информ”). Казанның “Азино-1” микрорайонында “Гаилә” мәчете төзелә башлады. Хәзерге вакытта аның нигезе салына. Әлеге мәчет 300 кешегә исәпләнгән.

“Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Хатыйп хәзрәт Бикмөхәммәтов хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә мәчет төзелеше өчен финанслар җитешми. Теләге булган кешеләр төзелеш материаллары белән дә булышлык күрсәтә ала.