Саратов өлкәсе мөфтиенә губернатор грамотасы тапшырылды

Саратов шәһәренә нигез салынуга 430 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында «Россия - минем тарихым» паркында тантаналы чара узды.

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Саратов өлкәсе территориясендә конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны саклауга зур өлеш керткәне өчен Саратов өлкәсе мөфтие Мөкатдәс хәзрәт Бибарсов губернаторның Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

2020 елның 11 сентябрендә Саратов шәһәренә нигез салынуга 430 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында «Россия - минем тарихым» паркында тантаналы чара узды. Анда төбәк һәм шәһәр хакимияте, бизнес, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты. Чарада Саратов өлкәсе мөфтие Мөкаддәс хәзрәт Бибарсов һәм аның урынбасары Әхмәтһаҗи Мәхмүтов та булды.

Тантаналы чара кысаларында шулай ук бүләкләү тантанасы булды. Саратовның алдынгы хезмәткәрләренә Дәүләт бүләкләре, медальләр, грамоталар һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.