Чирмешәндә гошер сәдакасы мәдрәсә шәкертләренә озатыла

Гошер — су сипмичә үстереп алган уңышның уннан берен, ә хезмәт куеп, су сибеп үстерелгән өлешеннән егермедән бер өлешен сәдака итеп бирү.

(Чирмешән, 12 сентябрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Марат Гомәров). Чирмешәндә гошер сәдакасы шәкертләргә озатыла. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Гошер — су сипмичә үстереп алган уңышның уннан берен, ә хезмәт куеп, су сибеп үстерелгән өлешеннән егермедән бер өлешен сәдака итеп бирү.

Район мөхтәсибәтеннән хәбәр итүләренчә, Якты Тау, Кара Чишмә, Әмир авылларында гошер җыелган да. Халыкның әлеге сәдакалары ел саен Казанның Ярдәм мәчетенә, Меңъеллык, Мөхәммәдия мәдрәсәләренә, Чаллы шәһәренең Ак мәчет мәдрәсәсенә озатыла.

«Гошер тапшырырга теләүчеләр бу хакта үз авылларының мәчет имамына әйтсеннәр яисә сәдакаларын мәчетләргә китерсеннәр иде. Соңыннан, аны тиешле урыннарга озатабыз. Аллаһ Тәгалә тапкан малларыбызга бәрәкәт бирсен», — ди район мөхтәсибе Рамил хәзрәт Ибраһимов.

«Тирә-юнебездә фәкыйрьләр, караучысыз калган, ярдәмгә мохтаҗ өлкән кешеләр, ятим-ятимәләр, балалар һәм картлар өчен интернат-йортлар барлыгын истә тотып, аларга да өлеш чыгару зарур. Шулай итсәк, без Аллаһының рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешербез, — дип сөйләде район мөхтәсибе.