Уфада Башкортстан мөфтие вазифасына дәгъвачыларны атаячаклар

17 сентябрьдә Уфада Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте пленумы узачак.

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). 17 сентябрьдә Уфада Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте пленумы узачак. Анда республика мөфтие вазифасына дәгъвачылар расланыр дип көтелә. Бу хакта «Ъ-Уфа» басмасы Башкортстан Республикасы Башлыгы каршындагы Дәүләт-конфессиональ мөнәсәбәтләр советы рәисе Вячеслав Пятков хәбәренә сылтама белән хәбәр итә.

Шунысын да искәртик: апрель аенда мөфтиятне күп еллар җитәкләгән Нурмөхәммәт хәзрәт Нигъмәтуллин вәкаләтләрне өстеннән төшерде, июнь аенда исә якты дөньядан китеп барды. Шул вакыттан бирле Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе вазифасын аның урынбасары имам Айнур хәзрәт Биргалин башкара.

Басма хәбәр иткәнчә, Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе сайланачак съезд 16 октябрьгә билгеләнгән. Вячеслав Пятков сүзләренчә, 55 кешедән торган пленум әлеге вазифага бер һәм берничә кандидатура тәкъдим итә ала.