news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ютазыда янгыннан соң бөтен республика халкы ярдәмендә төзекләндерелгән мәчет ачылды

Мәчеткә ут, су кертелгән, тәһарәтханә эшли, уку сыйныфы барлык кирәк-ярак уку әсбаплары белән тәэмин ителгән.

Ютазыда янгыннан соң бөтен республика халкы ярдәмендә төзекләндерелгән мәчет ачылды
http://dumrt.ru

(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). Ютазы районы Иске Каразирек авылында янгыннан соң төзекләндерелгән мәчетнең тантаналы рәвештә ачылды. Янгыннан зыян күргәннән соң төзелгән "яңа ске» мәчетне чын мәгънәсендә халык мәчете дип атап була. Ул Татарстанның төрле почмакларында яшәгән дин кардәшлеребез ярдәмендә төзелде. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Мәчет ачылышындаТатарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфтинең мөхтәсибәтләр (территорияләр) белән эшләү буенча киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров, Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин, Бөгелмә имам-мөхтәсибе, көньяк-көнчыгыш төбәк казые Рамиль хәзрәт Хөснетдинов, Ютазы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шәфигуллин һәм авыл җирлеге халкы катнашты.

Тантана Болгар ислам академиясе магистры Ризван хәзрәт Шәрәповның Коръәннән аятьләр укуы һәм мөфтинең мөхтәсибәтләр (территорияләр) белән эшләү буенча киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәровның дога кылуы белән башланып китте. 

Аннары Ютазы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шәфигуллин сүз алды. Ул тантанага җыелучыларны 4 апрель көнне биредә мәчеттә килеп чыккан янгын, шул фаҗигадән соң авыл халкы белән берләшеп хәл ителгән карар нәтиҗәләре белән таныштырды. Татарстан мөфтие Ютазы районы җитәкчесенә Коръән мәгънәләренең татар теленә тәрҗемәсе — «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасын бүләк итте.

Мәчетне тиз арада төзү буенча хатирәләре белән шулай ук Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин уртаклашты. Аннары мәчет ачылышы тантанасына җыелган халык алдында тәбрикләү чыгышы һәм вәгазь белән Татарстан мөфтие чыгыш ясады. Мөфти халыкны шулай ук Коръән укырга өйрәнергә чакырды. Тантаналар тәмам булгач халык тәкбир әйтеп мәчеткә узды һәм ике рәкәгать нәфел намазын укыды. 

Мәчет бүгенге көндә бар яктан җиһазландырылган, ут, су кертелгән, тәһарәтханә эшли, уку сыйныфы барлык кирәк-ярак уку әсбаплары белән тәэмин ителгән. Мәчетнең әйләнәсенә яңа койма корылган, тирә-ягы төзекләндерелгән. Бүгенге тантанада мәчет төзелешен алып барган төзүчеләр мөхтәсибәт тарафыннан акчалата премияләр белән билгеләп үтелде, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100