Татарстанда «Фәнис» мәдрәсәсе шәкертләренә диплом тапшырдылар

Урыссуның «Фәнис» мәдрәсәсенең 35 шәкерте дипломнарын Камил хәзрәт Сәмигуллин кулыннан алды.

(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Ютазы районындагы Урыссу авылыгда «Фәнис» мәдрәсәсенең 35 чыгарылыш шәкертенә дипломнар тапшырды. Әлеге чара, коронавирус инфекциясе таралуны булдырмый калу максатыннан, мәдрәсә ишегалдында уздырылды. Бу турыда нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Көндезге уку бүлегендә белем алган 23 шәкерт һәм читтән торып укыган 12 укучы битлек һәм перчаткалардан, метр ярым ара калдырып ачык һавада үз урыннарын алды. Чарага җыелучыларны мәдрәсә мөдире, Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин, Ютазы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шәфигуллин, имам-мөхтәсибләр һәм башка мәртәбәле кунаклар сәламләде. 

«Бездә көндезге бүлектә укучылар мәдрәсәдә һөнәри дини белем алып чыгалар һәм шул ук вакытта мәктәпне дә тәмамлыйлар», — диде Марат хәзрәт. Ул мәдрәсәләрнең эшчәнлеген алып баруда ел дәвамында финанс ярдәм күрсәтеп торганы өчен, нәзарәткә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

«Безнең Татарстандагы мәдрәсәләр пандемия чорында да эшчәнлекләрен туктатмады, сигез мәдрәсә дә дистанцион укытуны оештыра алды. Укыту гына түгел, имтиханнар, диплом эшләрен яклау да дистанцион форматта үтте. Камил хәзрәт кул астында эшләүчеләр боларның барысын да тормышка ашыру өчен зур көч куйды. Аллаһы разый булсын, Камил хәзрәткә зур рәхмәт», — дип белдерде.

Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең чыгышында белем алуның әһәмиятен билгеләп үтеп, бишектән ләхеткәчә белем алырга чакырды. Ул уку йортларында болгар бабаларыбыз тарафыннан рәсми рәвештә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан әзерлек чаралары алып баруның әһәмиятенә тукталып, Коръән укуның 10 кыйраәтен дә белгән белгечләр (курра-хафизлар) әзерли башлау буенча ниятләре белән уртаклашты.

«Белем алуның максаты, өстенлеге — Аллаһының ризалыгына ирешү. Алган белемнәрегез белән гамәл кылыгыз. Җимеш бирми торган агач хәлендә калырга язмасын», — дип теләкләрен җиткерде һәм дипломнарны тапшырды. Тантанадан соң белем алучылар һәм мәдрәсә исеменнән чыгышлар ясалды, укучылар рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Очрашу Коръән укып дога кылу белән төгәлләнде, диелә хәбәрдә.