Буа мәдрәсәсе яңа бинасының беренче каты төзелеп бетте

Буа мәдрәсәсе - Татарстан җирлегендәге иң борынгы дини уку йортларының берсе.

(Казан, 12 июль, “Татар-информ”, Алмаз Биккол). Татарстанның иң борынгы мәдрәсәләренең берсе – Буа мәдрәсәсе яңа бинасының беренче каты төзелеп беткән. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә мәдрәсәнең директоры Рәшит хәзрәт Мәликов хәбәр итте.

“Аллаһка шөкер, мәдрәсәбезнең нигезе һәм беренче каты төзелде. 2 миллион 37 мең акча җыелды”, - дип сөйләде ул.

Рәшит хәзрәт әйтүенчә, яңа бина төзүнең максаты - мәдрәсәнең эшчәнлеген арттыру, киңәйтү, тагын да күбрәк укучыларга белем алырга мөмкинлек бирү.

Искәртеп үтик, моңарчы биргән интервьюда Рәшит хәзрәт Мәликов яңа бинаны көзен түбә астына кертергә ниятләре булуын хәбәр иткән иде: ”Көзен түбә астына кертеп, кышын эчендә ремонт башларга ниятлибез. Финанслардан күп нәрсә тора инде”, - дип сөйләгән иде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Мәдрәсәдә 176 укучы бар.  Тагын мәчет каршындагы курсларга йөрүчеләрне дә исәпләсәк, барысы бергә якынча 250 кеше. Хәзерге бина эшчәнлеген дәвам итә. Яңа бина төзелеп беткәч, ике бинада да эш алып барылачак.

Буа мәдрәсәсе – 1805 елда ачылган, Татарстан республикасы территориясендәге хәзерге вакытта эшчәнлеген алып барган иң борынгы мөселман уку йортларының берсе. Революциягә кадәр мәдрәсә ”Нурия” исемен йөрткән һәм Сембер губернасының иң танылган дини уку йорты булган. 1919 елда Советлар хакимияте урнашуга бәйле рәвештә эшчәнлеге туктатылган. Биналарында төрле хөкүмәт оешмалары урнаштырылган.

Мөселманнарның күп тапкыр биналарны кайтарырга тырышлыклары уңышлы төгәлләнмәгән. Бары тик 1996 елның мартында Мөлеков Мәлик Гарип улының тырышлыгы белән алар мөселманнарга кайтарылган.

1997 елның 1 нче октябрендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Буа урта мөселман мәдрәсәсе буларак мәгърифәт эшчәнлеген яңадан башлый. Ул үзенең тарихи биналарында урнашкан.