«Сөләйман» мәчете карамагында малайлар өчен җәйге лагерь ачылды

Биредә 20 көн дәвамында катнаш төркемнәр эшләячәк

(Казан, 12 июль, “Татар-информ”). Казандагы «Сөләйман» мәчете карамагында малайлар өчен җәйге лагерь ачылды. Биредә 20 көн дәвамында катнаш төркемнәр эшләячәк. Арада күзләре күрмәүче малайлар да бар.
Мәчет каршындагы бу лагерь инде берничә ел эшләп килә. Төрле яшьтәге мәктәп балалары биредә ислам нигезләре буенча башлангыч белем алачак. Алар Коръән укырга, гыйбадәт кылырга өйрәнә, остазлар белән әңгәмәләр кора. Быел лагерьда Казаннан 60 бала ял итәр дип көтелә.
Укудан тыш, малайлар өчен мәдәни-спорт программасы да төзелгән. Көн саен иртәнге гимнастика үткәрү, спорт уеннары, походлар, экскурсияләр оештыру да күздә тотыла. «Казан Кремле» музей-ядкәрлегендә урнашкан Кол Шәриф мәчетендә, музейларда булып кайту күздә тотыла. Елга порты җитәкчелеге исә малайлар өчен Казансу елгасында ике сәгатьлек экскурсия оештырачак. «Кырлай» паркы да балалар өчен бәйрәм оештырырга ниятли, дип хәбәр итә, tatar-islam.ru.