Төркиядә террорчылар җимергән мәчетләрне төзекләндергәннәр

151 гыйбадәтханәнең 120сенә дәүләт тарафыннан ремонт ясалган.

(Казан, 12 июнь, «Татар-информ»). Көнчыгыш һәм Көньяк-көнчыгыш Анатолиядә Көрдестан Эшчеләр партиясе террорчылары тарафыннан җимерелгән мәчетләр ремонттан соң яңадан ачылган.

151 гыйбадәтханәнең 120сенә дәүләт тарафыннан ремонт ясалган.

Моннан тыш, Коръәнне өйрәтү курслары үткәрелә торган җимерек хәлдәге 11 бинаның 10сы, төзекләндерелеп, файдалануга тапшырылган.

Төркиянең Дин эшләре идарәсе рәисе урынбасары, профессор Явуз Унал «Анадолу» агентлыгына хәбәр иткәнчә, идарә җимерелгән мәчетләрне ремонтлау һәм төзү эшләре белән шөгыльләнә.