news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мәчетләрендә Ураза гаете үткәреләчәк

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында Ураза гаете Казанның Галиев мәчетендә үтәчәк.

(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Иртәгә, ягъни 13 майда, Татарстан мөселманнары Ураза гаетен билгеләп үтәчәк. Авыл җирлекләрендә гает намазы кояш чыгып 30 минут узгач укыла башлаячак, ә республика шәһәрләрендә гает вәгазьләре иртәнге сәгать алтыда башланып китәчәк. 

ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында Ураза гаете Казанның Галиев мәчетендә үтәчәк. Сәгать 5.30да биредә татар хафизлары Коръән аятьләрен укыячак. 6.00 сәгатьтә мөфти Камил хәзрәт үзенең вәгазен башлап җибәрәчәк. Соңыннан сәг. 6.30да мөселманнар гает намазын кылачак.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100