Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кыргызстанның Бишкәк шәһәрендә Ураза гаете уңаеннан бәйрәм намазы булмаячак
Илдә COVID-19 аркасында гадәттән тыш хәл режимы гамәлдә.
(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Кыргызстан мөселманнарының Диния нәзарәте, илдәге эпидемиологик вазгыять аркасында, Бишкәкта Рамазан ае тәмамлану хөрмәтенә бәйрәм намазы булмаячак. Бу турыда башкала мэриясе матбугат хезмәтенә сылтама белән «Интерфакс» хәбәр итә.
«Кыргызстан мөселманнарының Диния нәзарәте карары буенча иртән башкала мәйданында бәйрәм намазы булмаячак. Гает намазлары нәзарәт билгеләгән мәчетләрдә, санитария кагыйдәләрен үтәп укылачак. Эпидемиологлар күрсәтмәләре буенча күмәк чаралар шәһәр халкы өчен һаман да куркыныч», — дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.
Соңгы мәгълүматлар буенча, Кыргызстанда COVID-19 һәм пневмония белән 99 316 кеше авырый, 91 409 кеше терелгән, 1675 кеше вафат булган.
Илдә COVID-19 аркасында гадәттән тыш хәл режимы гамәлдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз