420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 12 май, «Татар-информ»). ТР Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды VIII Республика ифтары кысаларында республиканың 30 мөхтәсибәтенә һәм Казанның 40 мәчетенә 18 мең ифтар-җыелмасы җибәрде. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ланч-боксларны инвалидлар, ялгыз өлкәннәр, күп балалы гаиләләр, ятимнәр, ялгыз аналар, чит шәһәрләрдән килгән студентлар, билгеле бер яшәү урыны булмаган кешеләр ала.
Ифтар-җыелмаларын волонтерлар «Ак Барс Арена» стадионы һәм «Туган авылым» милли-туристик комплекс территориясендә тутыра.
Ифтарны оештыручылар барлык теләүчеләрне дә проектка ярдәм итәргә чакыра. Акча күчерү өчен реквизитлар ТР Диния нәзарәте сайтында урнаштырылган.