news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразиев: Россия төбәкләрендә имамнар кирәк

Милли шура рәисе 4 июньдә дин әһелләре форумы узачагын, ә 5 июньдә Изге Болгар Җыенына сәфәр булачагын әйтте.

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев Россия төбәкләре мәчетләренә имамнар белән булышырга өндәде. 

Ул Россия өлкәләренә чыккач, милләттәшләр белән очрашуларда Татарстан мөфтиятен һәрвакыт үрнәк итеп күрсәткәннәрен, ярдәм алганнарын, ләкин күп кенә вакытта имамнар кирәк дип сораганнарын әйтте.

«Имамнар инде шактый олы яшьтә, диләр. Кайбер урыннарда имам булмыйча, татар мәчетләре генә булып кала. Аннан инде имамнар киткән, бүтән милләт вәкилләрен сайлап куйганнар. Укыту буенча, бәлки, Татарстан ярдәм итәр, дип сорыйлар. Бүтән өлкәләрдә мөфтиятләр белән сөйләшеп, имамнарны җибәреп, безнең яктан зур өлеш тә булыр иде», — дип белдерде Васил Шәйхразиев.

Ул шулай ук татарның үсеш стратегиясен дә дин әһелләре белән бергә гамәлгә ашыру әһәмиятен әйтте. «Хезмәт кылмыйча, милләтне, телне, динне дә саклап калып булмый», — диде. 

Милли шура рәисе 4 июньдә дин әһелләре форумы узачагын, ә 5 июньдә Изге Болгар Җыенына сәфәр булачагын әйтте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100