news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Баш казые: Эшмәкәрләр арасында да аңлашылмаучанлыклар күп килеп чыга

«Без аларны карыйбыз, әмма казыят эшендә бер проблема бар: безнең карар Хөкүмәт каршында юридик көчкә ия түгел», — диде Җәлил хәзрәт Фазлыев.

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев эшмәкәрләр арасында да аңлашылмаучанлыклар күп килеп чыгуын билгеләп узды.

«Мөхәммәт пәйгамбәр килешүләрне кәгазьгә языгыз дигән. Акча шундый нәрсә: күрше белән күршене, мөселманнарны, ир белән хатынны да талаштыра. Бу мәсьәләләр буенча безгә мөрәҗәгать итәләр, карыйбыз, әмма казыят эшендә бер проблема бар: безнең карар Хөкүмәт каршында юридик көчкә ия түгел», — диде Баш казый.

«Эшмәкәрләр бөлгенлеккә төшсә, шул өлешне кайтарырга тиеш дибез ди, мәсәлән, ә аның бирәсе килми. Әйтик, өч тапкыр эшмәкәрне тикшердек, өченчесендә „караны үтәмим“ диде дә чыгып китте», — дип белдерде Җәлил хәзрәт.

Ул журналистларга матбугат конференциясендә Англиядә Хөкүмәт белән параллель рәвештә казыйлар институты эшләгәнен әйтте. «Малайзиядә эшли, патша Россиясендә дә законнарның 16 нчы томы тулысынча шәригать хөкемнәренә каралган булган. Казыйларның үлем җәзасы булмаган хөкемнәрен Хөкүмәт кабул итә торган булган», — диде. Аның сүзләренчә, бу темада сөйләшүдән артыкка китү күренми.

«Казыйлар арасында „судка кадәр эшләрне карау“ дигән әйбер бар. Эшмәкәрләр арасында низагларны шушы процесс аркылы үткәрә алабыз, күпмедер карарларга юридик көч бирә алабыз. Әмма без, казыйлар, медиация советына керергә тиеш. Шәхси юридик эш белән шөгыльләнүчеләргә әйләнәбез дигән сүз. Шушы хәл итәсе мәсьәлә бар», — дип белдерде Җәлил хәзрәт Фазлыев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100