news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтие: «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен институт дәрәҗәсенә күтәрү бурычы тора

Камил хәзрәт Сәмигуллин алдагы дүрт елгы эшчәнлегендә төп бурычларны атады.

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен институт дәрәҗәсенә күтәрү бурычы торганын әйтте. Ул моңарчы алган эш курсын дәвам итәргә җыенганын белдерде. 

«Мөхәммәдия»гә 140 ел тула. Ул институт та була алыр, дәрәҗәсен көчәйтеп булыр иде. Кызганыч, татарча укыта торган институтлар юк. Хәзер «Мөхәммәдия»дә бары тик татарча укытабыз, димәк, институтка әйләнсә, татарча укыта торган институт барлыкка киләчәк», — диде мөфти журналистларга.

Ул «Хозур» телеканалы эшен калган төбәкләрдә дә кертергә кирәклеген әйтте. «Хозур» телеканалы 9 төбәктә бар, калган төбәкләрне дә колачларга кирәк», — диде. 

Камил хәзрәт Сәмигуллин сүзләренчә, мәчетләрдә татар теле дәресләре дәвам иттереләчәк. Ул, шулай ук, Түбән Камада, Чаллыда зур мөселман мәктәпләре ачу ниятләнгәнен әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100